|  Главная  |  О мечети   |  Как к нам проехать   |  Войти  |
Главная » Религия » Госел, тәһарәт
12:28
Госел, тәһарәт
إِذَا اسْتَيْقَظَ أَحَدُكُمْ مِنْ نَوْمِهِ فَلاَ يُدْخِلْ يَدَهُ فِي الْإنَاءِحَتَّى يَغْسِلَهَا ثَلاثًا فَإِنَّهُ لاَ يَدْرِي أَيْنَ بَاتَتْ يَدُهُ .
«Әгәр сезнең берәрегез йокысыннан торса, өч мәртәбә юмыйча торып кулын су савытына тыкмасын, чөнки ул йоклаган вакытта кулының төнлә кайда булганын белми».
حَقٌّ لِلَّهِ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ أَنْ يَغْتَسِلَ فِي كُلِّ سَبْعَةِ أَيَّامٍ يَوْمًا يَغْسِلُ فِيهِ رَأْسَهُ وَ جَسَدَهُ .        
«Аллаһы Тәгаләнең һәрбер мөселман өстендә булган хакы: атнага бер мәртәбә госел коену һәм шунда башын һәм бөтен тәнен яхшылап юу».
Госел фарыз булганда, әлбәттә, һәр очрак өчен  госел коеныла. Әмма фарыз булмаганда атнага бер мәртәбә булса да, юыну тиеш. Кыскасы: Исламда иң олы эш – пакьлек.
حَقُّ كُلِّ مُسْلِمٍ السِّوَاكُ وَ غُسْلُ يَوْمِ الْجُمُعَةِ وَ أَنْ يَمَسَّ مِنْ طِيبِ أَهْلِهِ إِنْ كَانَ .        
«Һәрбер мөселман өстендәге хаклар: тешләрен мисвәк белән пакьләү, җомга көнендә госел коену, һәм өй эчендә хушбуй шикелле исле майлар булса, аны сөртү».
Мисвәк  لَوْ لاَ أَنْ أَشُقَّ عَلَى أُمَّتِي لَأَمَرْتُهُمْ بِالسِّوَاكِ مَعَ كُلِّ وُضُوءٍ .        
«Әгәр өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, мин аларга һәр тәһарәт вакытында тешләрен чистартырга боерыр идем».
لَوْ لاَ أَنْ أَشُقَّ عَلَى أُمَّتِي لَأَمَرْتُهُمْ بِالسِّوَاكِ عِنْدَ كُلِّ صَلاَةٍ .        
«Әгәр өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам мин аларга һәрбер намаз алдыннан тешләрне чистартырга һәм хушбуй сөртергә боерыр идем».
 اَلسِّوَاكُ مَطْهَرَةٌ لِلْفَمِ، مَرْضَاةٌ لِلرَّبِّ .        
«Мисвәк белән тешне чистарту авызны пакьләр һәм Аллаһының ризалыгын табарга ярдәм итәр».
Категория: Религия | Просмотров: 533 | Добавил: Power
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]







                                                                            Мечеть АЗАН   г. Сызрань ©