|  Главная  |  О мечети   |  Как к нам проехать   |  Войти  |
Главная » Религия » Һәр игелек – садака
11:41
Һәр игелек – садака

 .كُلُّ سُلامَى مِنَ النَّاسِ صَدَقَةٌ كُلَّ يَوْمٍ تَطْلعُ فِيهِ الشَّمْسُ  تَعْدِلُ  بَيْنَ اثْنَيْنِ صَدَقَةٌ، وَ تُعِينُ الرَّجُلَ فِي دَابَّتِهِ فَتَحْمِلُهُ عَلَيْهَا، أَوْ تَرْفَعُ لَهُ عَلَيْهَا مَتَاعَهُ صَدَقَةٌ، وَ الْكَلِمَةُ الطَّيِّبَةُ صَدَقَةٌ، وَ بِكُلِّ خَطْوَةٍ تَمْشِيهَا إِلَى الصَّلاَةِ صَدَقَةٌ، وَ تُمِيطُ الْأَذْىَ عَنِ الطَّرِيقِ صَدَقَةٌ .

«Әгәр ачуланышкан ике кешене дуслаштырсаң, бу эшең сиңа садака булыр, әгәр кешегә атланып утырырга яки йөген куярга ярдәм итсәң,  бу эшең дә садака булыр. Һәр яхшы сүз – садака; гыйбадәт кылу юлында ясаган һәр адымың – садака; юлдан башкаларга зыян китерерлек нәрсәләрне алып ташлавың да синең өчен садака була».

Ислам күрсәтмәләре нигезендә тәрбияләнгән мөселман кеше башкаларга файда гына китерергә, ә зыян китерергә мөмкин булган һәрнәрсәдән үзен сакларга тырыша. Чөнки ул яхшылыкның фәкать уңышка гына китерәчәген яхшы белә.

Аллаһыдан куркучы мөселманга рәхмәт ишекләре һәрвакыт ачык. Һәм ул бу ишекләргә Аллаһының мәрхәмәтенә ирешү һәм Аның юмарт бүләгенә лаек булу өчен керергә омтыла.

«Һәр мөселман садака бирергә тиеш». Кешеләр: «Әй, Аллаһының Илчесе! Әгәр аның садака бирергә бернәрсәсе дә булмаса?» – дип сораганнар. Рәсүлүллаһ: «Аның үз куллары белән эшләп, үзенә файда китерүе аңа садака булыр», – дип җавап биргән. Кешеләр сораган: «Әй, Аллаһының Илчесе! Әгәр ул моны эшли алмаса?» Ул: «Башка кешеләрдә рөхсәт ителгән һәм игелек китерә торган эшләргә теләк уятсын» – дигән. Кешеләр сораган: «Әгәр ул моны да эшли алмаса?» Рәсүлебез: «Начарлык эшләүдән тыелсын, бу да аңа садака булып язылыр», – дип җавап биргән..كُلُّ مَعْرُوفٍ  صَدَقَةٌ .

«Шәригать тарафыннан хупланган теге яки бу эшне башкару садака була».

Бервакыт Пәйгамбәребез юл буенда утыручылардан: «Сезнең арагыздагы яхшы кешеләр начарлардан нәрсә белән аерылуын хәбәр итимме?» – дип сораган. Алар: «Әйе, Аллаһының Илчесе» – җавап биргәннәр. Ул әйткән: «Башкаларга яхшылык эшләүче, явызлык кылмаучы кеше – иң яхшыгыз; ә начарыгыз шул кеше, аннан яхшылык өмет ителсә дә, явызлыгыннан имин булмыйсың».

Күп кешеләр үзләрен яхшыга санап, башкаларга шөбһә күзе белән карасалар да, яхшы кешеләр белән яман кешеләрне аеру өчен Рәсүлүллаһ тарафыннан сөйләнгән бу хәдистә дөрес үлчәү куелган. Үзенең яхшы кешеләрдәнме яки яман кешеләрдәнме икәнлеген беләсе килгән һәр кеше үзен үз үлчәве белән түгел, бәлки Рәсүлүллаһ биргән үлчәү белән үлчәргә тиеш.

Дөнья гомере кешеләр белән кычкырышып, дошманлык һәм көнчелек итеп торырлык дәрәҗәдә озын булмаса да, күпләребезнең гомерләре шундый мәгънәсез нәрсәләр белән үткәнлеге мәгълүм. Дөньяның бөтен хәле хыял һәм өметләрдән гыйбарәт, аңсыз берәр төрле максат мәйданга чыкса, ул нәрсә дә мәңгелек түгел, бәлки бүген яки иртәгә кулдан китә торган нәрсә. Хәл шушы рәвештә була торып, бер-берсе белән бозылышып, бер-берсе хакында начар уйда булган кешеләр – бәхетсезләр.

«Мин җәннәттә, мөселманарга йөрү өчен комачаулый торган агачны юлдан алып куйганы өчен төрле рәхәтлекләрдә ләззәтләнүче кешене күрдем».

Шулай итеп, мөселманнарга зыян китерердәй нәрсәләрне читкә алып кую  игелек эшләүнең икенче төре булып тора. Бу төр игелекне эшләүчеләр Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, бүләгенә һәм мәрхәмәтенә лаек булачаклар.

«Сезнең берегез дә үзенә теләгәнне туганына да теләмичә торып, чын иманлы булмас».

Димәк, үзеңә теләгәнне туганыңа да теләү, иң беренче чиратта, аңа яхшылык, файда китерергә омтылу һәм зыян килүдән аны саклау дигән сүз.

«Әгәр берәү үзенең туганына мохтаҗ вакытта ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә аның үзен дә мохтаҗ вакытта ярдәменнән ташламас».

«Мөселман – мөселманга туган: ул аны җәберләми, ярдәмсез дә калдырмый. Үзенең туганына мохтаҗ вакытында булышучыга Аллаһы Тәгалә үзенә дә мохтаҗлык булганда ярдәм итәчәк. Мөселманны нинди дә булса кайгысыннан коткаручыны Аллаһы Тәгалә үзен дә Кыямәт көнендә берәр олы хәсрәтеннән коткарачак, ә мөселман кешенең берәр кимчелеген пәрдәләүчене Аллаһы Тәгалә үзенең дә Кыямәт көнендә кимчелекләрен пәрдәләячәк».

«Мөселман кешегә үз кардәшенә ярдәм итү өчен кая булса да бару мәчеттә ун ел буе гыйбадәт кылудан яхшырак. Мәчеттә бер көн гыйбадәт кылган кеше җәһәннәм утыннан өч адымга ераклашты дигән сүз. Һәр адымның озынлыгы көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы ераклыкка тиң».

Мөселманнарга файда китерү һәм аларны зыян килүдән саклап калуның төп билгеләреннән берсе булып аларны бер-берсе белән дошманлашкан вакытта татулаштырырга омтылу тора.

Мөхәммәт галәйһиссәләм мөселманнар җәмгыятендә һәрвакыт туганлык хөкем сөрсен һәм аларның тормышларын килешү, эчкерсезлек һәм үзара аңлашу тулыландырып торсын өчен бөтен көчен куйган. Бервакыт ул үзенең өе янында ике кешенең үзара бәхәсләшкән тавышларын ишетә. Аларның берсе икенчесеннән үзенең әҗәтенең бер өлешеншәфкатьлелек күрсәтеп гафу итүен үтенә, ә икенчесе аңа: «Аллаһ белән ант итеп әйтәм, мин моны эшләмәячәкмен!» – ди. Мөхәммәт галәйһиссәләм, алар янына чыгып: «Аллаһ белән ант итеп, үзен яхшылык эшләүдән тыючы кайсыгыз?» – дип сорый. Шунда теге кеше оялып: «Мин ул, и, Аллаһының Илчесе! Ул теләгәнчә булсын», – ди.

            «Әгәр бер кеше сезгә Аллаһ исеме белән бер нәрсәдән сыенса, сез аңа ярдәм кылыгыз, әгәр Аллаһ исеме белән берәр нәрсә сораса, бирегез. Әгәр бер кеше сезне чакырса, аңа барыгыз. Әгәр сезгә берәү игелек кылса, сез дә аңа каршы игелек кылыгыз. Әгәр игелек кылырга чара тапмасагыз, аңың хакына дога кылыгыз».

            «Аллаһыдан курык, ягъни Аллаһ тыйган нәрсәләрдән тыел, аны эшләмә. Аллаһ кушкан нәрсәләрне эшлә, шәригать гүзәл, дөрес күргән нәрсәләрне сүкмә, хурлама. Әгәр бер җирдә чиләгеңә су алсаң, аны суга килгән икенче бер кешенең чиләгенә салсаң, моны да изгелек дип бел. Дин кардәшеңә көләч йөз, татлы сүз белән эндәшсәң, моны да изгелек дип бел. Караңгы чырай белән, кешеләргә эндәшмичә йөрүдән саклан, чөнки бу эш тәкәбберлекне күрсәтә. Аллаһы Тәгалә исә тәкәбберлекне сөйми. Синдә булмаган бер гаеп белән сине бер кеше сүксә, син аны аның үзендә булган гаеп белән сүкмә, гөнаһысы аңа булыр, савабы сиңа булыр. Һәм һичкайчан һичкемне сүкмә».

            Хакыйкый инсан үз-үзен тотуында да, кием киюендә дә, көн күрүендә дә – һәрбер хәлендә тигезлек белән эш итәр, үзенең кардәшләре белән аралашыр. Тәкәббер кеше исә, үзенең нәфесенә кол булып, үзен-үзе алдый торган бер мескендер. Башкалар алдында зур булырга теләп, ярамаган эшләргә керешер. Кешеләр аннан күп зарар күрерләр. Бер кешенең үзенең кыйммәтен күрсәтүе асылда хурлык булмаса да,үзенә үзе бик артык бәһа куюы килешә торган эшләрдән түгел. Аллаһ безгә саф күңел биргән, шул күңел белән саф булган эшләрне эшләмәсәк, үзебезнең калебебезне үзебез бозсак, шул күңел белән начар эшләр эшләп утка керсәк, ни үкенеч булыр.

«Әгәр бер яман эш кылсаң, артыннан берәр изгелек эшлә, шул изгелек элек эшләгән яман эшнең гөнаһысын бетерер».

Ягъни, кылган явызлыкларның гөнаһысыннан тәүбә кылып арынырга мөмкин булганы кебек, изгелек тә элек кылган явыз гамәлләрнең гөнаһысын бетерә. Моның максаты – гөнаһка төшкән бәндәләрне тәүбәгә өндәү, яки нинди генә булса да берәр төрле изгелек кылып, гөнаһларының югалуына сәбәп булуларына димләү. Мәсәлән, шәригатьтә тыелган нәрсәләрне тыңлаганнан соң Коръән укыганны тыңлау, гөнаһ урында утырып гомер уздырганнан соң мәчеттә утыру, гайбәт сөйләгәннән соң шул гайбәте сөйләнмеш кешенең яхшы якларын сөйләү белән төзәтергә тиешле.

            «Бер бик бозык, бөтен гомерен гөнаһ белән үткәрүче хатын бервакыт кое янында сусаудан үләргә җиткән этне күреп, шул эткә су эчерү өчен, аягыннан читеген салып, аны шәленә бәйли дә коедан су чыгарып эткә эчерә. Шул эше белән бу хатынның бөтен гөнаһысы ярлыкана».

            Адәм балалары хайваннарга да ярдәмчел булырга тиешләр. Аллаһы Тәгалә аз гына игелек өчен дә күп гөнаһларны гафу итә. Үзенең борыныннан ары күрмәгән кайберәүләр Аллаһының гөнаһларны гафу итүенә каршы килмәкче булалар. Ничек инде Аллаһ бер игелек белән бөтен гөнаһларны кичерә алсын имеш. Бу хәдис Аллаһының рәхмәтенә чик юк икәнлеккә ишарә кыла. Аның иркендә: кемне теләсә, шуны гафу итәр, кемгә теләсә, шуңа җәзасын да бирер.

«Күңел аны кабул итә һәм йөрәк тынычлык таба торган нәрсә – изгелек. Гөнаһ моның киресе, аны күңел кабул итми һәм йөрәк тә аның белән тынычлык тапмый, гәрчә аңа фәтва бирүчеләр рөхсәт бирсәләр дә».

«Кешеләрдән сора, әмма үз белгәнеңне эшлә», дигән мәгънәдә бер мәкаль бар. Хәдис шәрифнең мәгънәсе дә шуңа якын булып, кешеләрдән сораганнан соң үзеңә дә фикерләп карарга боера. Бу сүз, әлбәттә, һәркем өчен түгел, бәлки күңелләре саф, акыллары камил, яхшы белән яманны аера белерлек һәм һәр эшнең нәтиҗәсен аңлый алырлык кешеләргә карата әйтелгән.

«Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, Аңа һичнәрсәне тиңдәш кылма. Аллаһыны күреп торганың кебек гыйбадәт кыл, үзеңне үлекләрдән сана, һәрбер таш һәм агач янында Аллаһыны (Аның барлыгын, берлеген, камил кодрәтле булуын) искә төшер. Әгәр бер явыз эш кылсаң, аның артыннан бер изгелек кыл, шул изгелегең теге явызлыгыңны бетерер. Яшерен рәвештә бер гөнаһ кылсаң, аның бәрабәренә яшерен рәвештә бер изгелек кыл, ачык рәвештә бер явызлык кылсаң, ул явызлык артыннан ачык рәвештә бер изгелек кыл».
Категория: Религия | Просмотров: 631 | Добавил: Power
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]







                                                                            Мечеть АЗАН   г. Сызрань ©