Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи галә нигмәтил имәән әлхәмдүлилләәһи галә нигмәтил исләәм әлхәмдүлилләһи галә нигмәтил Коръән вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһи үә хәбибиһи Мөхәммәдин Мостафа саллаллаһу галйһи вассәләм үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи үә әтбәәгиһи әҗмәгыйн. Күңелләребезгә иман нурын салып, Ислам дине буенча гамәл кылырга насыйп иткән, ике дөнья бәхетенә ирешү юлларын күрсәткән Коръән Кәримне безгә бүләк иткән Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә биниһая хәмед-сәнә, шөкераналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәгаләнең илчесе һәм сөеклесе, динебез кануннарын аңлаткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, барлык сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен, вәгазь тыңлап, җомга намазын җәмәгать белән укырга дип килгән хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Барысы да яхшы булганда, эшләребез без теләгәнчә алга барганда яшәргә җиңел. Шул вакытта без Раббыбыз Аллаһка шөкерана кылырга, кешеләргә, тормышыбызга рәхмәтле булырга әзер. Төрле кыенлыклар булганда яисә эшләребез без теләгәнчә бармаганда яшәргә күпкә авыррак. Шундый вакытта үзебезне рәнҗетелгән, аптыраган, ачуланган кебек хис итәбез. Кайберәүләр андый хәлдә: "Ни өчен безгә шундый авырлык килде соң?”, - дип уйлыйлар һәм Күкләргә, Аллаһы Тәгаләгә йодрык белән яныйлар. Шөкерана, Аллаһның рәхмәте турында искә дә алмыйлар. Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр артка карасак, үткән хәлләрдән, вакыйгалардан мөһим сабак алырга мөмкин. Бәлки без берничә айдан яисә берничә елдан гына бик мөһим дәрес алганлыгыбызны аңларбыз. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга күңелләребезне борчыган вакыйгалардан дөрес сабак алырга насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай дип әйтә: وَسَارِعُواْ إِلَى مَغْفِرَةٍ مِّن رَّبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَاوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалылар өчен әзерләнде” ("Гыймран” сүрәсе, 133нче аять ). Кем соң алар тәкъвалы бәндәләр, ягъни Аллаһтан куркып, хәрамнардан сакланучылар? Аларны башкалардан ничек аерырга? Шушы ук сүрәнең 134нче аятендә Аллаһы Раббыбыз әйткән: الَّذِينَ يُنفِقُونَ فِي السَّرَّاء وَالضَّرَّاء وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ "Ул мөэминнәр бай чакларында да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, гаепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер”. Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге, хикмәте бөтен нәрсәдә чагыла. Раббыбыз Аллаһ хәтта кечкенә генә әйберләргә зур мөмкинлекләр биргән. Мәсәлән, бер кечкенә генә орлыктан нинди зур үсемлекләр үсеп чыга. Әйтик, агачның орлыгында аның бөтен үсеш программасы тупланган. Башта нәзек кенә, йомшак кына сабак барлыкка килә, аннары шул сабак, Аллаһның ярдәме белән, каты җирне тишеп, яктылыкка омтыла. Вакыт узган саен ул ныгый бара һәм әкрен генә зур агачка әверелә. Көз көне агачның яфраклары саргаеп коела, ә яз көне яңа яшел яфраклар үсә башлый. Гаҗәп, шушы үсеш чорының тәртибе кечкенә генә орлыкка салынган, һәм моны бөтен табигатебездә күрергә мөмкин. Җир йөзендәге шушы искиткеч гармония һәм тәртип Аллаһның барлыгына һәм Аның Бөек Зат булуына дәлил булып тормыймыни? Раббыбыз Аллаһның ихтыяры белән кеше дә бу дөньяга бер орлыктан барлыкка килә, аннары үсеп ул әкрен генә үзендә Аллаһ биргән сәләтләрне ача һәм үстерә. Шуннан соң ул картая, бу дөнья белән саубуллаша һәм аның тәне җиргә күмелә. Кеше җиргә күмелгәннән соң юкка чыгамы? Әлбәттә, юк! Коръән Кәримдә әйтелгән: أَفَحَسِبْتُمْ أَنَّمَا خَلَقْنَاكُمْ عَبَثًا وَأَنَّكُمْ إِلَيْنَا لَا تُرْجَعُونَ فَتَعَالَى اللَّهُ الْمَلِكُ الْحَقُّ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ رَبُّ الْعَرْشِ الْكَرِيمِ "Әллә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп яралттык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме? Хикмәтсез халык кылу кимчелегеннән Аллаһ бөек булды, Ул хакыйкый патша, юктыр Аллаһтан башка Илаһи зат һәм Аллаһ олугъ гарешнең Раббысы”("Мөэминун” сүрәсе, 115-116нчы аятьләр).
|