|  Главная  |  О мечети   |  Как к нам проехать   |  Войти  |
Главная » Религия » Жомга вагазе (ачуланма)
20:05
Жомга вагазе (ачуланма)

Ачуланма!

Бөтен галәмнәрнең Раббысы, тәрбиячесе булган, безгә яшәү мәгънәсен аңлатучы Коръәнне бүләк иткән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә барча хәмед-сәнә, шөкераналарыбыз булса иде. Безнең өчен иң күркәм үрнәк булган нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Бүгенге вәгазебез тискәре сыйфат ачу турында булачак.

         Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең иң якын сәхабәләрнең берсе булган Әбү Һөрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять иткәнчә, бер кеше Пәйгамбәр  галәйһиссәләмнән: "Миңа киңәш бирче”, – дип сораган. Аллаһның расүле галәйһиссәләм: "Ачуланма!” – дигән. Шуннан соң теге кеше үзенең үтенечен берничә тапкыр кабатлаган, ләкин Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һаман: "Ачуланма!” – дип җавап кайтарган (Бохари).

         Әлеге кеше Әбү Дәрдә булган дип риваять ителә. Ул әйтте: "Бервакыт мин: "Әй, Аллаһның илчесе, миңа җәннәткә керергә ярдәм итәчәк эшне күрсәтсәнә”, – дидем. Ул:"Ачуланма, һәм җәннәтле булырсың”, – дип җавап бирде (Имам Табарани).

         Һәр көнне кем белән булса да аралашабыз, сөйләшәбез, кайвакыт кемдер үзенең сүзләре яисә гамәлләре белән ачуыбызны чыгарырга мөмкин. Шундый вакытларда хак мөселман хәдистә әйтелгәнчә, ачуын йотарга, ачу утын сүндерергә тырышырга тиеш, чөнки ачу кешене башка гөнаһлы гамәлләргә этәрергә мөмкин. Кеше ачуланып үзенә генә түгел, башкаларга да зыян китерә.

         Галимнәребез ачудан котылу өчен берничә юл тәкъдим итәләр:

         1) Шайтан вәсвәсәсеннән Аллаһы Тәгаләгә сыгыну.

         Бер көнне берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янында ачуланган вакытта Аллаһның расүле галәйһиссәләм үзенең сәхабәләренә әйткән: "Мин шундый сүзләрне беләм, әгәр аларны теге кеше әйтсә, ачу китәчәк: Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Имам Маварди (Аллаһның рәхмәтендә булсын) үзенең "Әдәб әд-дөнья вә әд-дин” дигән китабында әйткән: "Ачу вакытында Аллаһны искә алырга кирәк. Шул вакытта кеше Аллаһтан курка башлар һәм ачуын эчтә калдыра алыр. Бөек Аллаһ изге Коръәндә болай дип әйтә:

 

 وَاذْكُر رَّبَّكَ إِذَا نَسِيتَ

"Аллаһны оныткан вакытта, Аны искә алыгыз” ("Кәһаф” сүрәсе, 24 аять) .

         2) Дәшмичә тору.

 Ачуыбыз килгәндә, үзебезгә һәм башкаларга зыян китермәс өчен, бернәрсә дә әйтмәскә тырышырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу турыда әйткән:"Әгәр берәрегез ачуланса, эндәшмәсен”, – дигән (Әхмәд бин Хәнбәл, Тирмизи).

         3) Гәүдә торышын үзгәртү.

Пәйгамбәребез: "Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын; ачуы басылмаса, ятсын” – дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Әбү Давыд). 

         4) Тәһарәт алу.

Аллаһның расүле Мөхәммәд галәйһиссәләм: "Дөреслектә, ачу – шайтаннан. Ә шайтан уттан яралтылган. Берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын”, – дип әткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Әбү Давыд).

         5) Ачуланган вакытта үз ачуын йота алган кеше зур әҗер вә савапларга ирешә. Шуны һәрвакыт истә тоту.

Аллаһ Раббыбыз хак мөселманнарны мактап, Коръәндә болай дип әйтә:

 

 الَّذِينَ يُنفِقُونَ فِي السَّرَّاء وَالضَّرَّاء وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ

         "Ул мөэминнәр бай чакларында да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, гаепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер” (Гыймран сүрәсе, 134 аять).

         6) Хак көч – физик көч түгел, ә рухи көч.

  Аллаһның расүле галәйһиссәләм  әйткән: "Сугышта үз дошманнарын җиңгән кеше чын батыр булмас, ә ачу килгәндә ачуын йота алган кеше чын батыр булыр”, – дигән (Бохари).

         7) Аллаһның расүле Мөхәммәд галәйһиссәләмнең күркәм әхлагын һәрвакыт истә тоту.

Искә төшерик әле, мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, үзенә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, ун ел Мәккә шәһәрендә кешеләрне иманга чакырды, ләкин иманга килүчеләрнең саны гаять дәрәҗәдә аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр. Шулар өстәвенә, пәйгамбәрлекнең 10нчы елында, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне тәрбияләп үстергән, аңа таяныч булган агасы Әбү Талиб үлеп китте. Аңа терәк, таяныч булган хатыны Хәдичә (Аллаһ аннан разый булсын) вафат булды, шуңа күрә пәйгамбәрлекнең унынчы елын – кайгы елы дип атадылар. Шуннан соң да Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Аллаһның расүле галәйһиссәләм Мәккә шәһәрендәге кешеләрне иманга өнди-өнди гаҗиз булгач, кешеләрне дингә чакырыр өчен Зәед бин Харис (Алла аннан разый булса иде) исемле сәхабәсе белән Мәккәдән ерактарак булган Таиф шәһәренә барды. Анда да аны бик начар каршыладылар, ташлар атып, куып җибәрделәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең аяклары ярылып, канап бетте. Шәһәрдән чыккач, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип дога кылды: "Йә, Раббым, мин үземнең көчсезлегемнән, гаҗизлегемнән Сиңа сыенам. Йә Раббым, миңа золымлык кылган кешеләрнең зарарыннан сиңа сыенам. Йә, Раббым, миңа дөрес юлларны күрсәт. Әллә мин өндәгән дин дөрес түгелме? Әллә минем берәр гаебем бармы?” – дип Аллаһы Тәгаләдән сорады. Аллаһ Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең шушы догасын ишеткәч, Җәбраил фәрештәгә ияртеп, тау фәрештәсен җибәрде. Тау фәрештәсе болай дип әйтте: Йә, Мөхәммәд, мин – тау фәрештәсе. Аллаһы Тәгалә синең янына җибәрде. Әгәр теләсәң, Таиф халкын тау астында калдырам, һәлак итәм, – диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм моңа ризалык бирмәде: "Алар иманга килерләр әле, алар өметсез түгел, һәлак итмик”, – дип әйтте. Бу – безгә зур үрнәк. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм шундый авыр чакта сабыр булып калды, ачуын йотты.                                                                                                                                               

         8) Ачуның зыянын истә тоту.

Әгәр ачуланган вакытта Аллаһ күреп һәм ишетеп торганын истә тотсак, үзебезне ничек тотар идек? Яки яныбызда сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм басып торса, нәрсә эшләр идек? Ачу – кешеләр сыйфаты түгел, ә хайваннар сыйфаты.

Пәйгамбәребез үзенең бер мәшһүр хәдисендә әйткән: "Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, күршесенә игелек итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәерле сүз сөйләсен, яисә дәшмичә торсын”, – дигән (Бохари, Мөслим).

Аллаһы Раббыбыз барчабызга бары тик файдалы, кирәкле сүзләр сөйләргә, ачу килгәндә ачуны йотарга һәм сабыр булырга насыйп итсә иде.

Категория: Религия | Просмотров: 1002 | Добавил: Power
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]







                                                                            Мечеть АЗАН   г. Сызрань ©