|  Главная  |  О мечети   |  Как к нам проехать   |  Войти  |
Главная » Религия » Жомга вагазе:"Гайбәт"
10:20
Жомга вагазе:"Гайбәт"


Әйе, ни кызганыч, бүгенге динсез тормышыбызда кешеләрнең күпчелеге гайбәтне (сүз йөртүне) зур гөнаһка санамыйлар.

Гайбәт – бер мөселманны гаепләп сөйләү, мөселманнар арасында сүз йөртеп, аларны бер-берсе белән дошманлаштыру, бер мөселманның эшен яки үзен яманлаудыр, ягъни ул гаепледер дип, күңел белән уйлау, фикер йөртү һ.б.ш.

Ислам шәригате буенча, бу эш тыелган һәм шул ук вакытта бик яман гөнаһлы гамәлдер, гөнаһтыр. Гайбәт сүзне тыңлау, гайбәт сүз сөйләгән белән бер үк дәрәҗәдәдер.


Берничә хәдис:

-                     "Гайбәт – дин кардәшеңнең нәфрәтен кузгатырлык берәр гаебен үзе югында сөйләү”;

-                     "Берәүнең күз алдында бер мөселманның гаебе сөйләнсә, һәм тыңлап торучы, тыярга мөмкинчелеге була торып та, аны шул гайбәттән тыймаса, Аллаһы Тәгалә аны ике дөньяда да хур итәр”.

Безгә гайбәтләрдән, ялган сүз йөртүдән, бер-береңне кимсетүдән, бер-береңә нахак бәла ягулардан тәүбә-истигъфар кылырга кирәк.

Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең тәүбәләрен кабул итүче. Кызганыч ки, без Аллаһы Тәгаләгә, чын күңелдән ихластан тәүбә итә алмаганга, Аллаһыдан оялмаганга, Аллаһыдан курыкмаганга күрә, иманыбыз-гамәлебез зәгыйфь булу сәбәпле, без һаман да гайбәт сөйләүдән, сүз йөртүдән, бер-береңә нахак бәла ягудан, ялган сөйләүдән һәм кеше "чәйнәүдән”, тыела алмыйбыз. Югыйсә Коръәндә безне, Аллаһы Тәгалә "дөньяда, ахирәттә хур булырсыз, мәңгелек җәһәннәм газапларында калырсыз” дип куркытып кисәтсә дә.

Коръәннең Хуҗурәт сүрәсенең 11, 12 аятьләрендә әйтелә: "И мөэминнәр, кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше гаебен эзләмәгез, бер-берегезне гайбәт кылмагыз. Әллә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкруһ күрдегез, гайбәт сөйләүне дә шулай мәкруһ күрегез. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, гайбәт эшләреннән тәүбә итегез! Аллаһы Тәгалә тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә рәхимледер. (49 хуҗурәт: 11, 12).

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) Мигъраҗ төнендә җиде кат күккә ашканда, тәмугка сәяхәт кылган вакытта газап кылынган кешеләрне күрә. Тәмугта фәрештәләр ул кешеләрнең тәннәрендәге итләрен пычак белән кисәләр, шул итләрне үзләренә кисәк-кисәк итеп ашатырлар. Бу кешеләр үз итләрен ашарга теләмәсләр, аларны фәрештәләр төрлечә газапларлар, һич башка чара калмагач, үз итләрен җирәнә-җирәнә булса да бу кешеләр ашарлар.  Шул чакны пәйгамберебез Мөхәммәт (с.г.в.): "Йә, Җәбраил дустым! Бу нинди кавемнәр соң?! Алар нигә шундый газапка дучар булганнар соң?!”. Җәбраил фәрештә әйтте: "Алар шул кавемнәрдер, кешеләрдер мөселманнарның йөзенә нахак яла ягучылар, кешеләр өстенә нахак бәла ташлаучылар, мәсхәрә кылучылар, кешеләрнең алларында яхшы булган булып, артларында гайбәт сөйләүчеләр”, диде.

Категория: Религия | Просмотров: 574 | Добавил: Power
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]







                                                                            Мечеть АЗАН   г. Сызрань ©